Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Кама Аланы психоневрологик интернатында булып кайтты. Учреждениедә Эльмира Зарипова социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә кулланыла торган технологияләр һәм социаль тернәкләндерү программалары белән танышты.
«Бергә – балалар хакына!» XII Бөтенроссия форумының эшлекле программасы кысаларында Биектау районы территориясендә «Яңа туган сабыйлардан баш тартуларны булдырмау юлы белән балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен гаилә мохитен саклау» дигән темага чара узды.
2021 елның 1 сентябреннән социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады.
Кабул итү барышында алиментларны түләтү мәсьәләсен хәл итү өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең дә, кызыксынган ведомстволарның да алга таба гамәлләре билгеләнде.
Кичә, 6 сентябрь көнне, террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хайрова 17 нче социаль участокта төркемле дәрес үткәрде. Анда социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар карате буенча тренер Геннадий Бубнов һәм «Кэмпо»көрәш мәктәбе тәрбияләнүчеләре белән очраштылар.
Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 3 сентябрь көнне «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы дәрес үткәрелде. Индивидуаль формада узган укуны өй шартларында авыру туганын караучы кеше узды.
6 сентябрь көнне Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларның күзаллауларын киңәйтү һәм калдыкларны утильләштерү турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан экологик чара үткәрелде. Ул шулай ук «Көзге игелек атнасы» акциясенә багышланган иде.
Иминлекне һәм террорчылыкка каршы якланганлыкны тәэмин итү максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә тематик чара үткәрелде.
6 сентябрь көнне Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының утырышы булды. Көн тәртибенә балигъ булмаганнар тарафыннан административ хокук бозулар кылу турында ике сигнал картаны карау кертелгән иде. Сигналлар «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасы аша килеп иреште.