«Интернет-озын гомерлелек» социаль-тернәкләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында атна саен социаль хезмәтләр алучыларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча дәресләр уза.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучысы Эльвира Солтанова «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатының төбәк этабында 3 нче урынны яулады.
Җыр конкурсында гадәти булмаган сәләткә ия һәм картлар йортларында, махсус интернатларда яшәүче, социаль яклау органнары күзәтүе астында торучы талантлы кешеләр, шулай ук гаиләләре булмаган яки балалары һәм оныклары читтә яшәгән яисә алар белән аралашмаган ялгыз пенсионерлар катнаша ала.
23 сентябрь көнне Биектау районының 1 нче социаль участогында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инициативасы белән ВИЧ-инфекцияне һәм СПИДны профилактикалау буенча таныштыру-агарту чарасы уздырылды.
«Без чемпионнар!» проекты буенча Татарстан Республикасы Гаилә һәм кешенең социаль проблемаларын хәл итүгә ярдәм итү буенча «Игелекле эш» төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән футбол матчы үткәрделәр.
Бүген мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатның региональ этабының эшлекле программасы кысаларында «Җәмгыятьтә инвалидларның тигез хокуклылыгын стимуллаштыру ресурсы буларак социаль иклюзия» дигән пленар утырышы узды.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндез тору кабинетында «Көзге фантазия» дигән арт-терапия дәресе уздырдылар.
23 сентябрь көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен район архивына экскурсия оештырылды. Учреждение җитәкчесе Ольга Кашаева кунакларга архивта сакланучы документларны, фотоларны, альбомнарны күрсәтте һәм алар турында сөйләде, документларны саклау ысуллары белән таныштырды.
Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау эше кысаларында 22 сентябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова тугыз социаль хезмәт алучы бала өчен төркемле дәрес үткәрде.
«Һавадан сәламәтлек» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дару үләннәренең файдасы турында лекция узды. Чара социаль эш буенча белгеч Данира Гыйльфанова һәм проектның партнерлары – Буа муниципаль районының Ветераннар (пенсионерлар) советы волонтерлары тарафыннан оештырылды.