Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучысы Эльвира Солтанова «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатының төбәк этабында 3 нче урынны яулады.
Эльвира Яр Чаллы технология техникумының өченче курсында укый. Аның өчен бу беренче генә җиңү түгел, чөнки 2020 елда ул шулай ук үз категориясендә лидерлар өчлегендә иде. Киләсе елда ул һөнәри осталык дәрәҗәсен «белгечләр» категориясендә сынап карарга планлаштыра.
