Татарстан яшүсмерләре белән профилактик дәресләр үткәрелә

2021 елның 24 сентябре, җомга

23 сентябрь көнне Биектау районының 1 нче социаль участогында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инициативасы белән ВИЧ-инфекцияне һәм СПИДны профилактикалау буенча таныштыру-агарту чарасы уздырылды.

Тренинг дәресендә спикер һәм инструктор булып Светлана Изамбаева фондның җитәкчесе, медицина психологы һәм Татарстан Республикасы СПИД үзәгенең комплекслы медик-социаль, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү мәгълүмати үзәк җитәкчесе Светлана Ростиславовна Изамбаева чыгыш ясады. Биектауның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр, әлеге авыруларны профилактикалау чаралары белән таныштылар.

Шундый ук чаралар Түбән Кама районында да узды. 22 сентябрьдә Кама Аланы район хастаханәсенең шәфкать туташы Татьяна Плаксинаның 15 яшүсмер белән очрашуы булып узды. Чараның максаты яшьләрне саклык чараларын үтәргә өйрәтү иде.

23 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 13 нче социаль участокта профилактик дәрес үткәрде. Чараның максаты – җенси юл белән күчүче авыруларны профилактикалау. Дәрестә 18 яшүсмер катнашты. Яшь кешеләр үзләренең репродуктив сәламәтлекләренә аңлы карасын өчен, дәрес ахырында һәр катнашучы белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International