«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр футбол матчында катнаштылар

2021 елның 24 сентябре, җомга

«Без чемпионнар!» проекты буенча Татарстан Республикасы Гаилә һәм кешенең социаль проблемаларын хәл итүгә ярдәм итү буенча «Игелекле эш» төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән футбол матчы үткәрделәр.

Уен «Юность» спорт комплексы базасында узды. Иганәчеләр балаларга футбол формасы комплектлары һәм уенчыклар алып килделәр. Спорт экипировкасы да балаларга үзләрен чын футболчылар итеп хис итәргә булышты.

Уен 3:2 исәбе белән тәмамланды һәм яшь футболчыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International