Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау эше кысаларында 22 сентябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова тугыз социаль хезмәт алучы бала өчен төркемле дәрес үткәрде.
Белгеч балаларга террорчыларның кем булуы, аларың кешеләргә карата нинди гамәлләр кылулары, үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Аннары балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Барлык балалар хокукларны чикләү һәм бигрәк тә кешене тормыштан мәхрүм итү иң куркыныч җинаять, моның өчен һичшиксез җәза булырга тиеш, дип саный.
Дәрес барышында балаларга гадәттән тыш хәл очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Катнашучылар шулай ук әлеге темага рәсемнәр ясадылар.