Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр мобиль җайланмаларны үзләштерәләр

2021 елның 24 сентябре, җомга

«Интернет-озын гомерлелек» социаль-тернәкләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында атна саен социаль хезмәтләр алучыларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча дәресләр уза.

Өлкәннәргә гаджетлардан файдаланырга өйрәнү өчен күп көч куярга туры килә. Узган дәрестә алар смартфоннар һәм планшетлар куллану нигезләрен өйрәнделәр. Социаль хезмәтләр алучылар, социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан актив файдалану өчен, мобиль кушымталар урнаштырырга һәм үз аккаунтларын теркәргә өйрәнделәр. Әйтик, Владимир Петров шушы көннәрдә үзенә яңа смартфон сатып алган һәм хәзер видеоэлемтә буенча аралашырга өйрәнә. Интернат-йорт белгече ярдәме белән ул үзенең дусты белән видео аша аралашты. Ә социаль хезмәтләр алучы Александр Погорелов апасын туган көне белән котлады.

Туганнары һәм якыннары белән даими, бигрәк тә видеоэлемтә буенча, аралашу интернат-йортта яшәүчеләргә уңай кәефне сакларга һәм психоэмоциональ халәтне шактый яхшыртырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International