Менталь инвалидлыгы булган кешеләрнең иҗади ялы

2021 елның 24 сентябре, җомга

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндез тору кабинетында «Көзге фантазия» дигән арт-терапия дәресе уздырдылар.

Социаль педагог Лилия Антонова очрашуда катнашучылар белән көзнең матурлыгы һәм аның төсләренең төрлелеге турында фикер алышты, катнашучылар бу матур ел фасылында алар белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләде. Соңыннан катнашучылар кайсы яфрак нинди агачтан икәнен атадылар.

Аннары Лилия Антонова һәм учреждение психологы Галина Артеполихина катнашучыларга яфраклар һәм буяулар ярдәмендә көзге рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Иҗади процесс бик мавыктыргыч булып чыкты. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләре белән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International