Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр архивта булып кайттылар

2021 елның 24 сентябре, җомга

23 сентябрь көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен район архивына экскурсия оештырылды. Учреждение җитәкчесе Ольга Кашаева кунакларга архивта сакланучы документларны, фотоларны, альбомнарны күрсәтте һәм алар турында сөйләде, документларны саклау ысуллары белән таныштырды.

Социаль хезмәтләр алучылар архив эше һәм архив фондларыннан файдалану турында белделәр. Беренче чиратта, бу гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен, гражданнарга һәм оешмаларга архив белешмәләре, архив күчермәләре бирү.

Архивка бару – ул яңа тәэсирләр, файдалы мәгълүмат алу һәм күзаллауларны киңәйтү ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International