Җыр конкурсында гадәти булмаган сәләткә ия һәм картлар йортларында, махсус интернатларда яшәүче, социаль яклау органнары күзәтүе астында торучы талантлы кешеләр, шулай ук гаиләләре булмаган яки балалары һәм оныклары читтә яшәгән яисә алар белән аралашмаган ялгыз пенсионерлар катнаша ала.
Проектта катнашучылар читтән торып кастинг вакытында сайлап алыначак. Алга таба бәйге Мәскәүдә узачак. Катнашучыларның юл йөрү, яшәү һәм туклану чыгымнарын НТВ телеканалы үз өстенә ала.
Конкурска гаризалар 2021 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
Заявка бирү тәртибе белән биредә танышырга мөмкин >>.