Бүген мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатның региональ этабының эшлекле программасы кысаларында «Җәмгыятьтә инвалидларның тигез хокуклылыгын стимуллаштыру ресурсы буларак социаль иклюзия» дигән пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашты. Ул «Инвалид балаларның һөнәри үзбилгеләнешен формалаштыру турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясады һәм утырышта катнашучыларга презентация материалларын күрсәтте.
