ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Мәдәни инициативалар президент фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә 1 500ләп проект ярдәм алачак.
Балигъ булмаганнар арасында суицидларны кисәтү буенча эш кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Үз эмоцияләрен ничек җиңәргә?» дигән төркемле онлайн-дәрес үткәрде.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатының төбәк этабы кысаларында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары мәйданчыкларында 54 компетенция буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Вадим Васин Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.
23 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Репутация белән идарә итү: мин Интернетта нинди?» дигән төркемле дәрес үткәрде. Анда 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара чукраклар көне үткәрелә. Быел ул 26 сентябрьгә туры килде. Әлеге дата уңаеннан Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә төрле чаралар, акцияләр, дәресләр үткәрелде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 10 балигъ булмаган бала өчен «Батыр» спорткомплексына экскурсия оештырды.
Бүген республикада бердәм урман массивларын җыештыру көне узды. «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе шәһәр яны урманчылыгының Столбище участок урманчылыгының 84 нче кварталында урман фонды территориясендә узды.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Атна саен бушлай дәресләрне махсус укытылган белгеч – өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәридә Шәйхетдинова үткәрә.