Буа интернат-йортында яшәүчеләр белән дару үләннәренең файдасы турында сөйләштеләр

2021 елның 24 сентябре, җомга

«Һавадан сәламәтлек» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дару үләннәренең файдасы турында лекция узды. Чара социаль эш буенча белгеч Данира Гыйльфанова һәм проектның партнерлары – Буа муниципаль районының Ветераннар (пенсионерлар) советы волонтерлары тарафыннан оештырылды.

Өлкәннәргә үсемлекләрнең файдалы үзлекләре турында сөйләделәр, үлән чәйләре рецептлары белән уртаклаштылар. Социаль хезмәт алучыларның игътибарын теге яки бу дару үләннәрен кулланырга ярамаган очракларга юнәлттеләр.

Мондый лекцияләр өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә, аларның физик һәм психологик сәламәтлеген ныгытуга, җәмгыятьтә социаль активлыкны арттыру өчен яңа мөмкинлекләр булдыруга, социаль хезмәт алучыларның иммунитетын ныгытуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International