ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 20 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 15 277 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 246 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,75 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 279 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 34 кешегә кимрәк.

19 нчы октябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм үзәк хезмәткәрләре өчен «Халык санын алу сорауларда һәм җавапларда» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт буенча белгеч Р. С. Габдрахманова тарафыннан авыру, инвалидлык яки алынган травмалар аркасында үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарны куркынычсыз һәм дөрес карау буенча дәресләр үткәрелә.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 18 октябрьдә Түбән Кама районының 12 нче социаль участогында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова «Минем күп милләтле Татарстаным» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Ел саен 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Ак кул таягы» бөтенроссия айлыгы бара. Шушы чара кысаларында Арча муниципаль районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә күрү буенча инвалидлар белән очрашу кичәсе уздырылды.

15 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече «Һөнәри уңыш формуласы» дигән төбәк һөнәри юнәлеш бирү чарасында катнашты. Катнашучылар әзерлек юнәлешләре, шәһәр һәм республика уку йортларына керү шартлары, инвалидлыгы булган мәктәп укучыларын укыту тәртибе һәм шартлары белән таныштылар.

Менделеевск районында «Өмет яры» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Бармак гимнастикасы» технологиясе буенча социаль-тернәкләндерү чаралары уздыралар. Озак вакыт карау системасы буенча хезмәт алучы бүлекчә карамагындагы һәр кеше өчен индивидуаль чаралар планы эшләнгән.

«Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең һөнәри ориентлашуына һәм алар үзләре белем алу өчен шартлар тудыру максатыннан 18 нче октябрь көнне Мамадыш һөнәр көллияте базасында кулинар мастер-класс узды. Аны балалар өчен җитештерүгә өйрәтү остасы Алинә Егорова үткәрде.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең хәтере зәгыйфьләнә, игътибар концентрациясе, белем алу сәләте кими. Нәкъ менә шуңа күрә интеллектуаль активлыкны саклап калырга мөмкинлек бирүче дәресләр һәм күнегүләр зур әһәмияткә ия. Шушы максаттан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында нейробика буенча дәресләр циклы башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International