Татарстанлыларга 61 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

2021 елның 20 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 15 277 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 246 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,75 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 61 051 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 402 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,25 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 576 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 25 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International