Алабуга интернат-йортында нейробика буенча дәресләр циклы башланып китте

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләрнең хәтере зәгыйфьләнә, игътибар концентрациясе, белем алу сәләте кими. Нәкъ менә шуңа күрә интеллектуаль активлыкны саклап калырга мөмкинлек бирүче дәресләр һәм күнегүләр зур әһәмияткә ия. Шушы максаттан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында нейробика буенча дәресләр циклы башланды.

Нейробика – хәтерне яхшыртуга ярдәм итә торган, өстәмә энергия бирә һәм баш миенең теләсә кайсы яшьтә эшләргә сәләтен арттыра торган гади күнегүләр комплексы. Дәресләр офлайн һәм «Старость в радость» Хәйрия фонды белгечләре җитәкчелегендә онлайн режимында уза.

Дәресләрдә разминка, игътибар концентрациясенә һәм хәрәкәтләрне координацияләүгә күнегүләр, шулай ук физик күнегүләр, колак массажы, күзләр өчен гимнастика, интеллектуаль биремнәр үткәрелә. Һәр очрашудан соң өлкән кешеләр өй эше ала.

Нейробика буенча дәресләр интернат-йортта яшәүчеләргә бик ошый. Алар актив рәвештә эшкә керешәләр һәм барлык күнегүләрне, шул исәптән мөстәкыйль эшләү өчен биргәнне дә, бик теләп башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International