ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы чираттагы очрашу уздырды. Биш йөкле хатын-кыз катнашкан әлеге чара булачак ананың психогигиенасы күнекмәләрен формалаштыруга багышланган иде.

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова 4 нче социаль участокта яшәүче күп балалы ата-аналар белән видеоэлемтә буенча әңгәмә үткәрде. Чараның төп максаты гражданнарга социаль контракт төзү шартлары турында мәгълүмат бирү иде.

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 19 октябрьдә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы яшүсмерләр белән тренинг дәресләре үткәрде. Шәпше урта мәктәбендә узган чараларда 20 балигъ булмаган бала катнашты.

18 октябрь көнне Тәтеш муниципаль районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасы аша килеп ирешкән дүрт сигнал картасын карау кертелгән иде.

Кичә, 19 октябрьдә, Биектау районы Шәпше урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән дәрес узды. Аны «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече уздырды.

Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Без төрле, әмма без бергә» дигән тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде.

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безгә еллар куркыныч түгел, күңел генә яшь булсын!» дигән проектны тормышка ашыру дәвам итә. Шушы көннәрдә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече өйдә индивидуаль дәвалау-профилактик дәрес үткәрде. Өлкән кеше белән эшләүдә тоз лампасы кулланылды.

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көзге игелек атнасы» акциясе узды. Учреждение белгечләре төрле комплекслы дәресләр үткәрделәр, аларда интернат-йорт карамагындагылар һәм хезмәткәрләр актив катнашты.


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республикада уртача 2021 елның июль-сентябрь айларында 15 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк эшче көчләр саны 2 037,4 мең кеше тәшкил иткән, аларның 1 985,1 мең кеше икътисадта мәшгульләр, 52,3 мең кеше, яки 2,6 %, эшсезләр.

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International