«Веста» үзәге балаларны барлык халык вәкилләрен хөрмәт итәргә өйрәтә

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 18 октябрьдә Түбән Кама районының 12 нче социаль участогында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова «Минем күп милләтле Татарстаным» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Балаларның күзаллауларын киңәйтү, республикада яшәүче халыкларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес барышында балалар Татарстанда яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре, милли ашлары һәм киемнәре, халык бәйрәмнәре турында белделәр. Катнашучылар шулай ук үз белемнәре белән уртаклаша алдылар, милли ризыкларның исемнәреннән кроссворд төзеделәр, ир-атлар һәм хатын-кызлар милли костюмнарының рәсемнәрен буядылар. Балалар кешедә иң мөһиме – аның милли сыйфатлары түгел, ә әхлакый сыйфатлары дигән нәтиҗә ясадылар.

Эпидемиологик хәлнең начар булуы сәбәпле, дәресләр 5-6 кешелек кече төркемнәрдә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International