19 нчы октябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм үзәк хезмәткәрләре өчен «Халык санын алу сорауларда һәм җавапларда» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде.
Очрашу кысаларында халык санын алу ил халкының төгәл санын, аның составы һәм гражданнарның тормыш шартлары турында мәгълүматны белергә мөмкинлек бирә, дип искә төшерделәр. Катнашучылар узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча кызыклы статистик мәгълүматлар, исәпкә алу кәгазьләре белән таныштылар һәм бланкта нинди сораулар барлыгын белделәр. Катнашучыларны цифрлы исәпкә алу процедурасы турындагы мәгълүмат кызыксындырды.
Чара нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар халык санын алу бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки алынган мәгълүматлар дәүләтнең күп еллар алга социаль-демографик сәясәтен эшләү өчен кулланыла.