Республиканың өч моношәһәрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 279 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 34 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 20 октябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 323 һәм 39 эшсез кеше исәптә тора.

Эшсезләр санының артуы Түбән Камада (+13), Кама Аланында (+2) һәм Чистайда (+4) күзәтелә.

Яшел Үзәндә бер атна эчендә вәзгыять үзгәрмәгән, анда элеккечә 425 эшсез граждан исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International