Менделеевск районының өлкәннәре арасында бармак гимнастикасы популяр

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Менделеевск районында «Өмет яры» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Бармак гимнастикасы» технологиясе буенча социаль-тернәкләндерү чаралары уздыралар. Озак вакыт карау системасы буенча хезмәт алучы бүлекчә карамагындагы һәр кеше өчен индивидуаль чаралар планы эшләнгән.

Бармак гимнастикасы баш миенең нерв күзәнәкләренең активлыгына стимул бирә, сөйләмне, хәтерне, фикерләүне һәм башка танып-белү процессларын яхшырта. Дәресләр үз эченә текст нигезендә хәрәкәтне кабатлый белү күнекмәләрен үстерү, кул бармаклары белән төрле хәрәкәтләр башкару, шулай ук эштә гади кул астындагы чаралар куллану өчен күнегүләрне ала.

Кул бармаклары өчен күнегүләр башкару кызыклы шигырьләр өйрәнү һәм истә калдыру белән үрелеп бара. Шул ук вакытта социаль хезмәт алучыларда ритм хисе, үз тавышың белән идарә итә белү сәләте үсә. Кул, бигрәк тә бармак мускуллары җәлеп ителгән теләсә нинди эш өлкән кешегә файда китерә. Уртак дәресләр социаль хезмәтләр алучыларны һәм социаль хезмәткәрне берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International