«Өмет» приютында тәрбияләнүчеләр аш-су мастер-классында катнашты

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

«Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең һөнәри ориентлашуына һәм алар үзләре белем алу өчен шартлар тудыру максатыннан 18 нче октябрь көнне Мамадыш һөнәр көллияте базасында кулинар мастер-класс узды. Аны балалар өчен җитештерүгә өйрәтү остасы Алинә Егорова үткәрде.

Алинә Владимировна пешекче һөнәре һәм аның социаль әһәмияте турында сөйләде. Балалар оста белән бергә татар милли ризыгы – вак бәлеш пешерделәр. Тәрбияләнүчеләр ризыкның нинди ингредиентлардан торуын һәм аны ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеген белделәр, пешекчелек эшендә кирәкле шәхси сыйфатлар һәм сәләтләр, хезмәт шартлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International