20 октябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр «Милли ризык» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Экологик тәрбия бирү кысаларында «Преодоление» клубы әгъзалары Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы белән берлектә көзге паркка экскурсиягә бардылар.
Россиянең Махсус Олимпиадасы һәм «Ноосфера» Мәгарифкә ярдәм фонды «Россия – социаль ил» программасын гамәлгә ашыра башлады. Бу үсешендә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә нейропсихологик мәгълүмати ярдәм күрсәтү буенча комплекслы укыту онлайн-программасы.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Н. Д. Сульдина белән очраштылар.
Коронавирус йогышы таралуны кисәтү һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклау максатыннан 19 октябрьдән Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимына күчте.
19 нчы октябрь көнне Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Шәфкать» акциясе оештырдылар. Волонтерлар белән бергә Лилия Зарифуллина һәм Снежанна Горбунова хезмәт ветеранына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.
Татарстан Республикасының оператив штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка төбәктә актуаль эпидемиологик вазгыять һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар турында хәбәр итте.
«Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасы (trudvsem.ru) 2015 елдан бирле эшли. Бу федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм эш эзләүнең төп ресурсы.
Озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» программасы буенча өйдә дәресләр уздыралар. Чаралар мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый торган кешеләр өчен билгеләнгән тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып үткәрелә.
«Моя газета» атналыгында социаль тармак яңалыкларын, социаль учреждениеләр эше, хезмәт алучылар көннәре турында мәгълүмат табарга мөмкин.