Яр Чаллыда «Һөнәри уңыш формуласы» дигән төбәк чара узды

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

15 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече «Һөнәри уңыш формуласы» дигән төбәк һөнәри юнәлеш бирү чарасында катнашты. Катнашучылар әзерлек юнәлешләре, шәһәр һәм республика уку йортларына керү шартлары, инвалидлыгы булган мәктәп укучыларын укыту тәртибе һәм шартлары белән таныштылар.

Мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм белгечләр сүзләренә караганда, очрашу кызыклы һәм файдалы булды. Катнашучылар үзләренең һөнәри киләчәген планлаштырырга мотивация дәрәҗәсенең күтәрелүен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International