Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт буенча белгеч Р. С. Габдрахманова тарафыннан авыру, инвалидлык яки алынган травмалар аркасында үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарны куркынычсыз һәм дөрес карау буенча дәресләр үткәрелә.
Укулар төркемле, индивидуаль һәм дистанцион дәресләр рәвешендә үткәрелә. «Ышаныч» үзәгенә килә алмаган гражданнар өчен белгечне өйгә чыгару мөмкинлеге бар.
Бушлай укуны авыру туганнарын караучы гражданнар, социаль хезмәткәрләр, сиделкалар, нянялар, медицина хезмәткәрләре узарга мөмкин. Дәресләр теоретик һәм практик өлештән тора. Гамәли дәресләр җиһазландырылган кабинетта үткәрелә.
Барлык сораулар буенча Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 48 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 71-20-87.