Ел саен 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Ак кул таягы» бөтенроссия айлыгы бара. Шушы чара кысаларында Арча муниципаль районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә күрү буенча инвалидлар белән очрашу кичәсе уздырылды.
Социаль хезмәт алучылар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш үзенчәлекләре турында белделәр, белгечләр гражданнарны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук очрашуда катнашучылар Брайль системасы буенча рельеф-нокталы шрифт белән таныштылар, психолог Наталья Гусева алар белән эмоциональ киеренкелекне бетерү буенча тренинг үткәрде. Очрашу уеннар белән үрелеп барды.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе Зөфәр Зарипов һәм сәркәтип Ләйсән Зарипова чараның кунаклары булдылар.