ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова төркемле дәрес үткәрде. Милләтара ызгыш һәм түземсезлек профилактикасы һәм толерантлык формалаштыру максатыннан оештырылган әлеге чарага 15 балигъ булмаган бала килгән иде.

«Бакчачылык» хезмәт тернәкләндерү кабинеты базасында Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Адан Яга кадәр үсемлекләр» дигән түгәрәк эшли. Социаль хезмәт алучылар аңа бик теләп йөри.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 4 нче социаль участокта балаларның һәм яшүсмерләрнең караучысызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.

«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде. 

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында кышкы паркка юл тоттылар.

21 нче гыйнвар көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Исәнмесез, бу мин һәм минем гаиләм!» дигән темага дәрес үткәрелде. Чарада ике аутист бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Рус матрешкасы» дигән танып-белү чарасы үткәрде.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аутистик спектрда тайпылышлар булган баланы уңышлы социальләштерү һәм үстерү чарасы буларак махсус үсә торган мохит» проектын тормышка ашыру башланды.

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 24 гыйнвар көнне хәтер дәресе узган. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучы җиде балигъ булмаган бала катнашты.

Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Финанс грамоталылыгы әлифбасы» эш программасы кысаларында «Кредитлар һәм депозитлар» дигән темага дәрес узды. Аны социаль педагог Руфия Әюпова үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International