Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Финанс грамоталылыгы әлифбасы» эш программасы кысаларында «Кредитлар һәм депозитлар» дигән темага дәрес узды. Аны социаль педагог Руфия Әюпова үткәрде.
Дәрес барышында балалар «Банклар һәм кредитлар» дигән видеоролик карадылар. Караудан соң катнашучылар банкларның нәрсә икәнлеге, ни өчен аларның кирәк булуы, нинди кредитлар булуы һәм аларны нинди максат белән бирүләре, депозитлар нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар. Алган белемнәрен ныгыту өчен «Кредит» дип исемләнгән тематик уен үткәрелде. Уен гади икътисади күренешләрне күрә белүне үстерә, уеннарда катнашучыларның гамәлләренә әхлакый бәя бирергә ярдәм итә. Балаларда уйлап табулары, зирәклеге, кызыксынучанлыгы һәм белемнәрен тормышта куллана белүләре үсә.