Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында кышкы паркка юл тоттылар.
Чаңгы походлары иң кулай һәм кызыклы кышкы күңел ачу чараларының берсе булып тора. Кемдер чаңгы белән беренче тапкыр таныша, ә кемдер инде үз күнекмәләрен камилләштерә. Урамда барысы да бердәм булып ботинкаларга ныгытмаларны сузарга, чаңгы таякларын дөрес тотарга өйрәнделәр. Балалар кайбер кыенлыклар кичерссә дә, яхшы кәеф –чаңгының күңелләренә хуш килүен исбатлый.
Чаңгыда йөрү сулыш системасын ныгыта, хәрәкәтләрнең координациясен яхшырта, шулай ук организмны чыныктыра.