Бөгелмәнең «Салават күпере» үзәгендә балалар хезмәт тернәкләндерү кабинетына йөриләр

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

«Бакчачылык» хезмәт тернәкләндерү кабинеты базасында Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Адан Яга кадәр үсемлекләр» дигән түгәрәк эшли. Социаль хезмәт алучылар аңа бик теләп йөри.

Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Светлана Кирдина «Экзотик җиләк-җимешләр» дигән дәрес үткәрде. Түгәрәк җитәкчесе балаларны экзотик җиләк-җимешләрнең килеп чыгышы һәм үсү географиясе белән таныштырды, аларның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Шулай ук чарада катнашучылар табышмакларга җавап бирделәр, тематик уеннар уйнадылар, саналчыклар өйрәнделәр.

Дәреснең практик өлешендә балигъ булмаганнар әфлисун, лимон, гранат һәм финик орлыкларын утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International