21 нче гыйнвар көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Исәнмесез, бу мин һәм минем гаиләм!» дигән темага дәрес үткәрелде. Чарада ике аутист бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Гап-гади көнкүреш күнекмәләрен, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу күнекмәләрен үстерү максатыннан гаилә белән эшләү буенча белгеч Алена Филаретова берничә күнегү үткәрде: бармак белән рәсем ясау һәм су-джок тубы белән күнегүне башкару. Психолог Гөлназ Илдарханова «Аутизм» җыелмасын һәм «Табигать тавышлары» һава ионизаторын кулланып уен оештырды. Балалар әти-әниләре белән бергә альбомны эшләтеп җибәрү өчен тырыштылар.
Дәрес ахырында ата-аналар «Су-джок эластик боҗрасыннан һәм массаж тубыннан файдалану» дигән белешмәлек алдылар.