Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова төркемле дәрес үткәрде. Милләтара ызгыш һәм түземсезлек профилактикасы һәм толерантлык формалаштыру максатыннан оештырылган әлеге чарага 15 балигъ булмаган бала килгән иде.
Дәрес башында терроризм һәм экстремизмның нәрсә икәнлеге турында әңгәмә үткәрелде. Белгеч катнашучыларга поездларда, вокзалларда, метрода, уку йортларында шартлаулар, заложникларны алу – терроризм, дип аңлатты. Дәрес «Терроризм – җәмгыятькә янау» фильмын карау белән дәвам итте. Балалар терактның корбаны булмас өчен нишләргә кирәклеген белделәр һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Аннан соң балалар Андрей Петровчикның «Безне шартлатырга тиеш булган кыз» хикәясен тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Белгеч «Террорчылык янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән белешмәлек таратканда, аларга куркырга түгел, ә үз иминлеге турында кайгыртырга өйрәнергә һәм үзләрен мәгънәсез, акланмаган куркынычларга дучар итмәскә киңәш итте.
Чара эпидемиологик хәл аркасында кече төркемнәрдә үткәрелде.