«Өмет яры» комплекслы үзәгендә дистанцион хәтер дәресе оештырганнар

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 24 гыйнвар көнне хәтер дәресе узган. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучы җиде балигъ булмаган бала катнашты.

Социаль эш буенча белгеч Мария Шкляева дистанцион форматта дәрес үткәрде. Чара барышында катнашучылар Ленинград блокадасының төп тарихи фактлары белән таныштылар. Хәтер дәресе электрон презентация һәм видеороликлар карау белән үрелеп барды.

Чара Анна Ахматованың «1944 елның 27 гыйнварында» дигән шигырен уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International