ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 25 нче гыйнварда Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәнәбез» дигән темага тренинг уздырганнар. 76 балигъ булмаган бала катнашында чаралар 3 нче социаль участокта узды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында 25 гыйнвар көнне 3 нче социаль участокта хәтер дәресе үткәрде. Чарада 14 бала катнашты.

24 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Блокадалы икмәк» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде.

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 25 нче гыйнвар көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә цифрлы белем бирү ресурсларын кулланып танып-белү дәресе үткәрелде.

25 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сагидуллина «Холокост: кешелеккә каршы җинаять» дигән чара үткәрде. Чара гражданлык тәрбиясенә, милләтара түземлек формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Бүген 3 нче социаль участокта Печище Мәдәният йорты базасында «Өмет утравы» халыкка социаль күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Хәтерлә, онытма! Холокост Фаҗигасе» чарасын оештырдылар. Ул мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде.

Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшь реабилитантлар «Буыннар хәтере –Холокост» дигән танып-белү видеоролигын карадылар.


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2024 елга кадәрге чорга гражданнарның аерым категорияләрен һөнәри укытуны һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында» гы карары проекты белән «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектында катнашучы гражданнар категорияләре исемлеген киңәйтү каралган. Басым алга таба мәшгульлекне тәэмин итү максатыннан яшьләргә ясала.

Бу көннәрдә Россиядә Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале сәхифәләрнең берсен искә алалар. Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулу алдыннан илнең барлык төбәкләрендә «Блокадалы икмәк» дигән хәтер акциясе уза.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучыларның ялын оештыру һәм психологик ярдәм системасы булдырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International