ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

«АК Барс» МТК» ҖЧҖ 4 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 97,1 мең сум булган бурычын түләде.

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

Бүген, 24 гыйнвар көнне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында скандинавия йөреше буенча чираттагы дәрес узды. Мондый чаралар карамактагыларның сәламәтлеген һәм яхшы кәефен сакларга мөмкинлек бирә.

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре пансионатларда ял итүче хезмәт ветераннары өчен мәгълүмати очрашу уздырганнар.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Ирина Мөслимова һәм 2 нче урта мәктәпнең технология укытучысы Светлана Петрованың уртак социаль проекты старт алды. Проект Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт алучыларга юнәлдерелгән.

Эш бирүчеләр ай саен халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квотага туры китереп, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар, шул исәптән әлеге эш урыннары турында мәгълүмат булган локаль норматив актлар, инвалидны эшкә алу өчен квота турында мәгълүмат бирергә бурычлы.

Кар яву һәм кар көртләре барлыкка килү сәбәпле Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре «Кар десанты» дигән акция оештырганнар. Акция кысаларында Буа ветеринария техникумы студентлары арасыннан «Игелек» отряды волонтерлары ялгыз яшәүче, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә торучы пенсионер ханымга ярдәм иттеләр.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәр һәм район эш бирүчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрде. Чарада мәшгульлек хезмәте белән 2022 елда гамәлгә ашырыла торган программалар буенча хезмәттәшлек итү формалары һәм ысуллары турында фикер алыштылар.

Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 20 гыйнварда «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсыннан «Яшьләр субкультуралары» дигән дәрес үткәрде.

20 гыйнвар көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә йөрүче балалар өчен Башкарма комитет җитәкчесе Эмил Галиев инициативасы белән «Чаңгы чакыра» дигән чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International