Биектау районында булачак әниләр перинаталь тәрбия нигезләрен өйрәнделәр

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде. «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: анадан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча чараларда биш кеше катнашты.

Йөкле хатын-кызлар белән перинаталь тәрбия нигезләре һәм принциплары турында сөйләштеләр. Дәрестә булачак әнинең шәхесенә психологик анализ үткәрделәр, «Минем гаиләм бер елдан соң», «Минем гаиләм биш елдан соң» дигән проект методикаларын куллану нигезендә хатын-кызларның ана булуга әзерлеген билгеләделәр. Шулай ук психолог җитәкчелегендә авырлы хатын-кызлар Джекобсон буенча прогрессив мускул релаксацияләү методы белән стресс һәм борчудан арынырга өйрәнделәр. Үзләренең психологик хәле белән идарә итү шулай ук сабый белән сөйләшү һәм уңай кичерешләрне трансляцияләү ярдәмендә башкарылды.

Дәрес булачак әниләрнең психологик адаптациясен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International