«Өмет чаткысы» үзәгендә балаларга халык традицияләренә хөрмәт тәрбиялиләр

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Рус матрешкасы» дигән танып-белү чарасы үткәрде.

Тәрбияләнүчеләр матрешкалар ясау тарихы һәм технологиясе белән таныштылар. Балалар аны язу ысуллары, рус халкы тормышында матрешканың роле турында белделәр.

Балалар «Матрешкалар ничек һәм кайда туа?» дигән видеоролик карадылар, тематик уеннар уйнадылар. Аннан соң алар дәреснең иҗади өлешенә – матрешкаларны бизәүгә керештеләр.

Мондый дәресләр балаларда халык сәнгатенә карата кызыксыну уята, күзаллауларын һәм иҗади сәләтләрен үстерә, үз халкына, халык осталарының хезмәтенә карата хөрмәт хисе, Ватанга һәм аның милли традицияләренә мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International