Балаларга хокукый тәрбия бирү белән «Веста» социаль ярдәм үзәгендә шөгыльләнәләр

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 4 нче социаль участокта балаларның һәм яшүсмерләрнең караучысызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты.

Балаларның хокукый культурасын формалаштыру һәм үстерү максатыннан балаларга Бала хокуклары турында конвенция, белем һәм законнарны үтәү мөһимлеге турында сөйләделәр. Танып-белү әңгәмәсеннән соң ми штурмы үткәрелде.

Эпидемиологик хәл аркасында дәрес кече төркемнәрдә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International