ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

24-25 гыйнварда «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Ленинград блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 78 ел тулу уңаеннан төркемле дәресләр уздырганнар.

«Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр курсы узды. Дәресләр «Саулык» («Здоровье») социаль ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасында тернәкләнү узучы инвалидлар белән төркем форматында үткәрелде.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2021 елның 29 декабрендә тоз бүлмәсе ачылды. Аны иганәчеләр җиһазлаган.

Яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау чаралары кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Омикрон-штамм таралу һәм агышы үзенчәлекләре» дигән темага өйдә әңгәмәләр уздыралар.

«Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Көчле, кыюлар, җитезләр!» спорт-күңел ачу чарасы уздырылды.

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы С.В. Шакирова «Преодоление» клубы әгъзалары өчен «Африка» хәрби мелодрамасын күрсәтте. Чара Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган иде.

27 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова «Җәзасыз җинаять юк» дигән дискуссия элементлары белән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада 4 нче номерлы участокның балигъ булмаган балалары катнашты.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларны туган көне белән котлау матур традициягә әверелде.

Балаларда Бөек Ватан сугышы, Ленинград блокадасының дәһшәтле көннәре турында күзаллау формалаштыру өчен 27 гыйнвар көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ольга Карамзина «Яшәгән ди, булган ди бер кыз» фильмын карауны оештырды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык буенча бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International