«Өмет яры» үзәгенең Карау мәктәбендә уку дәресләре дәвам итә

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

«Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәресләр курсы узды. Дәресләр «Саулык» («Здоровье») социаль ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасында тернәкләнү узучы инвалидлар белән төркем форматында үткәрелде.

Дәресләрдә «Өмет яры» үзәге белгече тернәкләндерүнең техник чаралары турында сөйләде һәм аларны күрсәтте, шулай ук тыңлаучыларны техник тернәкләндерү чараларыннан дөрес кулланырга өйрәтте. Катнашучылар көндәлек тормышларын җиңеләйтә ала торган тернәкләндерүнең күп төрле техник чаралары барлыгын белделәр.

Барлык тыңлаучылар алган мәгълүматтан канәгать калдылар, шулай ук Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә уку мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International