Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы С.В. Шакирова «Преодоление» клубы әгъзалары өчен «Африка» хәрби мелодрамасын күрсәтте. Чара Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган иде.
Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарны Ленинград блокадасы тарихы белән таныштыру, бурыч, батырлык, Ватанга, Бөек Ватан сугышы геройларына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Фильм блокадалы Ленинград читендәге оккупацияләнгән авылда сугыш чоры һәм Африка кушаматлы этнең бер гаиләгә ярдәм итүе турында сөйли. Фильм караганнан соң балалар геройларның гамәлләрен анализладылар һәм үз фикерләрен әйттеләр. Балаларны бигрәк тә Бөек Ватан сугышында аларның яшьтәшләренә ни рәвешле исән калырга туры килүе борчыды. Бу дулкынландыргыч фильм, анда күрсәтелгән мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм игелеклелек хәтердә озак сакланыр һәм үсеп килүче буын өчен дәрес булыр.