Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучыларны туган көне белән котлау матур традициягә әверелде.
Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне Рузилә Бариева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Традиция буенча бүлекчә хезмәткәрләре юбилярны бәйрәм белән котлау өчен өенә бардылар. Авырлыклар кичерсә дә, Рузилә Бариевна тормышка мәхәббәт, рух күтәренкелеген саклап кала алган. Ул үзенең балачак, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты, хезмәт эшчәнлеге, казанышлары һәм уңышлары турында горурланып сөйләде.
Ул күрсәткән игътибардан бик канәгать калды, тирә-юньдәгеләр өчен үз әһәмиятен һәм кыйммәтен тойды.