«Яшь атлет» Махсус Олимпиада программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Көчле, кыюлар, җитезләр!» спорт-күңел ачу чарасы уздырылды.
Учреждениедә үткәрелә торган теләсә кайсы спорт чарасы балаларның физик үсешенә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, коллективта дустанә мөнәсәбәт үстерүгә юнәлдерелгән.
Программада күңелле команда ярышлары да бар иде. Катнашучылар көч һәм чыдамлык кына түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр. Барысы да зур теләк һәм җиңүгә омтылыш белән ярышларда катнаштылар.