Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык буенча бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыра.
Конкурсның бурычлары:
- халыкка социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең һөнәр дәрәҗәсен күтәрү;
- халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә инновацион технологияләргә ярдәм итү;
- өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, балалар, балалары булган гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату;
- учреждениеләрнең профессиональ, талантлы, иҗади эшләүче белгечләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
- учреждениеләр хезмәткәрләренең һөнәри үсешен стимуллаштыру.
Конкурс реестрда торучы социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр һәм аларның хезмәткәрләре арасында үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен документлар Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайты аша 2022 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча электрон рәвештә кабул ителә. Гаризаны Россия Хезмәт министрлыгы сайтында шәхси кабинетта теркәлгән катнашучылар гына бирә ала.
Конкурста катнашу кагыйдәләре һәм тәртибе турында тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелә.
Конкурс призерларын бүләкләү 2022 елның II-III кварталында булачак.
Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча мәгълүматны 8 (843) 236-45-56 телефоны аша яки 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.