1 нче социаль участокта Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Холокост корбаннарын искә алу атналыгы һәм Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне кысаларында чаралар уздырганнар. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
12 февральдә РФ субъектлары территориясендә «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия чаңгы ярышын уздыру планлаштырылган. Ул бөтен ил буенча профессиональ спортчыларны һәм чаңгы спортын яратучыларны берләштерә.
Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы тәмамланды. Ел саен үткәрелә торган акция кысаларында учреждение белгечләре тематик сәгать оештырдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршысында халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
27 гыйнварда Россиядә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Шәһәр панорамасы» музеенда «Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәре коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре катнашында чара оештырды.
27 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган Хәтер сәгате уздырганнар. Алар блокадалы Ленинградта яшәүче Радия Гәрәевага кунакка бардылар.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулуга багышланган «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Светлана Бокова гадәти булмаган дәрес үткәрде. Ул социаль хезмәт алучыларга иҗади эшчәнлекнең яңа төре – натурадан релакс-рәсем ясауны тәкъдим итте.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 115 өлкән яшьтәге гражданга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтелә. Алар арасында 191 нче аерым зенитлы бронепоезд составында Ленинград фронтында сугышта катнашкан Бөек Ватан сугышы инвалиды, «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән радист һәм артиллерист Иван Николаевич Авдонин, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән Зинаида Харитон кызы Бибина бар.