24-25 гыйнварда «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Ленинград блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 78 ел тулу уңаеннан төркемле дәресләр уздырганнар.
Чаралар үткәргәндә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан әзерләнгән методик материаллар файдаланылды. Шөгыльнең максаты: балигъ булмаганнарны әхлакый тәрбияләү, Ленинград халкының героик батырлыгы турында күзаллауны киңәйтү, үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихы турында белемнәрне тирәнәйтү.
Дәрес барышында балигъ булмаганнар шәһәр халкының һәм саклаучыларның гражданлык батырлыгы турында «Блокадалы Ленинград» дигән тематик белем бирү видеоролигын карадылар. Балалар игътибарына «Блокадалы Ленинград балалары» презентациясе, «Хатирәләр» документаль фильмы тәкъдим ителде. Шулай ук рәсемнәрдә балигъ булмаганнар блокададагы Ленинградның символын – 125 грамм авырлыктагы кечкенә ипи кисәген күрделәр.