«Өмет чаткысы» үзәге карамагындагылар тоз бүлмәсенә бик теләп йөриләр

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2021 елның 29 декабрендә тоз бүлмәсе ачылды. Аны иганәчеләр җиһазлаган.

Бүлмә бик матур килеп чыкты. Тозлы катлам кеше өчен максималь уңайлы дымлылык, басым һәм температураны тудыра. Галокамерадагы атмосфераның ион составы аерым игътибарга лаек. «Тозлы бүлмәдә процедуралар курсы нәтиҗәлелек буенча диңгез курортында озак тору белән чагыштырырлык», – диләр учреждение белгечләре.

Ата-аналар һәм балалар уңай үзгәрешләрне берничә көннән соң билгеләп үттеләр. Бу организмны файдалы матдәләр белән актив туендыру, алмашу процессларын тизләтү белән аңлатыла. Бүлмә шулай ук стереосистема белән җиһазландырылган, һәм тәрбияләнүчеләр параллель рәвештә музыка тыңларга, үзләрен диңгез ярында күз алдына китерә алалар.

Белгечләр сүзләренә караганда, тоз бүлмәсенә даими бару балаларның авыру дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International