Яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау чаралары кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Омикрон-штамм таралу һәм агышы үзенчәлекләре» дигән темага өйдә әңгәмәләр уздыралар.
Хроник авырулары булган өлкән кешеләр риск зонасында булу сәбәпле, белгечләр социаль хезмәт алучыларга омикрон-штаммның алдагы штаммнардан аерылуы турында, авыру билгеләрен ачыклаганда гамәлләр тәртибе, саклык чаралары һәм авыруны профилактикалау турында сөйләделәр. Өлкән яшьтәге гражданнарга инде билгеләнгән санитар һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим, дип искәрттеләр: шәхси саклану чаралары кияргә, кулларны юарга һәм дезинфекцияләргә, җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне сакларга, вакциналаштыру һәм вакытында яңадан вакциналаштыру үтәргә кирәк.
Профилактика чаралары белән барлыгы 126 кеше колачланды. Аларның барысына да тиешле темага белешмәлекләр өләшенде.