27 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова «Җәзасыз җинаять юк» дигән дискуссия элементлары белән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада 4 нче номерлы участокның балигъ булмаган балалары катнашты.
Дәреснең максаты – әхлакый законнар турында күзаллауны формалаштыру һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау. Балалар хокук бозу, җинаять, кылган гамәлләре өчен җаваплылык төрләре турында фикер алыштылар. Чарада катнашучыларга өстәмә итеп, өлкән яшьтәге балалар кече яшьтәге балаларны җинаять кылуга җәлеп иткән ситуацияләрне гәүдәләндерүче «Өч капчык хәйләкәрлек» мультфильмы күрсәтелде. Балалар үзләре өчен ясаган төп нәтиҗә – теләсә нинди хокукка каршы гамәл өчен җәза каралган.