Тәрбияләнүчеләрнең хокук бозулар турында белемнәрен тәртипкә салу, хокук бозуларның төрләре һәм алар өчен җәза белән таныштыру максатыннан 29 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина сукбайлыкны кисәтү буенча әңгәмә үткәрде.
2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырырга тиеш. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен спорт мастер-классы узды. «Баскетбол элементлары белән хәрәкәтчән уеннар» дигән дәрес Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары чараларына әзерлек кысаларында оештырылды.
«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: анадан баш тарту турындагы карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» дигән программа буенча дәрес үткәрде.
28 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Чара иҗади сәләтләрне, вак моториканы үстерү максатыннан оештырылды.
Яшүсмерләр арасында ВИЧ-инфекциянең таралуын кисәтү максатыннан 28 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Татьяна Гильманова мәктәп яшендәге балалар белән тематик сәгать үткәрде.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында белгеч «Карау һәм тернәклендерү» технологиясе буенча индивидуаль дәрес уздырды. Ул кулларның вак моторикасын үстерүгә һәм үзмассаж элементларын үзләштерүгә багышланган иде.
30 гыйнварда Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Елена Зверева мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән «Шырпы уенчык түгел, ут күңел ачу түгел» дигән дәрес үткәрде.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог Д.Х. Йосыпова тернәкләндерү курсы узучы балаларның ата-аналары өчен консультация үткәрде.